belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе нәтиҗәләре

Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе нәтиҗәләре

25 Apr, 2011 Раил Гатауллин 44
Габдулла Тукай
Microsoft Office document icon Призерлар һәм лауреатлар исемлеге (сертификатларга сылтамалар белән)

Мәшһүр шагыйрь, татар халкының данлыклы улы Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта үткәрелде. Тантана Оскар премиясен тапшыруга тиң булды - иң элек беренче урынга өмет иткән финалистларның эшләре тәкъдир ителде, алар хөрмәтенә Кушлавыч мәктәбе укучылары җырлар һәм биюләр башкардылар, бары тик аннары гына урыннар игълан ителде. Җиңүчеләр кулны кысып һәм дулкынланып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенең грамота/дипломнарын һәм кыйммәтле бүләкләрен кабул итеп алдылар.

Әмма бәйгенең иң зур бүләге - Габдулла Тукайның кендек каны аккан туган авылына аяк басу барлык финалистлар өчен дә уртак булды. Бу бүләкне алырга дип, Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасы белән Ульян өлкәләреннән чакырылган катнашучылар да килгән иде.

Семинарда катнашучыларны ипи-тоз белән каршы алганнан соң, иң беренче булып, Тукай һәйкәленә юл тотылды. Катнашучыларның барысы да диярлек шагыйребезне хөрмәтләп һәм якты истәлеген искә алып кулларына чәчәкләр тотып килгәннәр иде. Тукай һәйкәле чәчәкләргә күмелде, горур Тукайга үрелеп караган йөзләр беренчесен әлеге язгы көннең кояшлы, җылы һәм шул кадәрле матур икәненә игътибар иттеләр.

Һәйкәл янында күмәк фотога төшкәннән соң, семинарда катнашучылар Кушлавыч зиратында Мөхәммәтгариф хәзрәт Тукаев каберенә янында дога кылып алдылар. Дога кылыр алдыннан, Әсфәндияр мулла авыл кунакларын Габдулла Тукайның беренче атлаган адымнары, аның әти-әнисе турында тирән эчтәлеккә ия күп кенә тарихи истәлекләр белән дә таныштырды.

Зираттан соң семинарда катнашучыларны Тукаевларның музей-йортында көтеп торалар иде. Тукаевлар музей-йортының экскурсоводы Ләйлә Мөхәммәтшина бик тәфсилләп Габдулла Тукай белән бәйле хатирәләр һәм музейның 700 гә якын экспонаты белән таныштырды.

Музей-йортта һәр экспонат, әлбәттә, кадерле. Алар арасында рәссам Магдалина Мавровская рәсемнәре дә бар. Ул 1951 елда Кушлавычка кайтып, бер атна дәвамында авыл мәктәбендә яшәп, авыл, Габдулла Тукай, аның нәселе, йорты белән танышып, музейга Тукай белән бәйле рәсемнәрен ясап, истәлеккә калдыра. Алар бүген исә, музейның күрке булып тора. Арасында Тукайның әнисе, әтисе, шагыйрьнең портретлары бар.

Төшке аштан соң бәйгедә җиңү яулаган эшләр белән танышу һәм бүләкләү тантанасы башланып китте. Иң беренче булып “1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация” номинациясе эшләре каралды. Укучылар презентация белән чыгыш ясау белән беррәттән Тукайның шигырьләрен яттан укыдылар, үзләренең һәвәслеген күрсәттеләр. Бу номинациядә җиңүче булып үткен телле яшь шагыйрь, Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре 29нчы мәктәбенең 9 нчы б сыйныф укучысы Хафизов Алмаз танылды. Бәйгенең иң кыйммәтле бүләкләренең берсе - Крутушка бистәсендәге "Байтик" компьютер лагерена 18 көнлек юллама да нәкъ менә аңа тәтеде.

Икенче номинациядә “Безнең уен” викторинасы белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбенең татар теле укытучысы Лизунина Эльвира җиңү яулады. Әлеге эш гади генә PowerPoint программасында тулысынча диярлек автоматлаштырылган иде.

“Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы видеопрезентация” номинациясендә беренче урынга ике катнашучы лаек булды. Аларның берсе укучы балага (“Куен дәфтәрем. Габдулла Тукай шигырьләре” видеопрезентациясе өчен Бөгелмә шәһәре 5нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Шәрифуллина Гөлназга), икенчесе укытучыга (“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” видеопрезентациясе өчен Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ситдикова Гөлшатка) бирелде.

Гран-прига “Тукайлы балачак” видеопрезентациясе лаек булды. Аның авторы - http://tarkhanova.ru сайтының авторы, Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы.

Бәйгедә Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Сәвәдебаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхъярова Финә Фәндәр кызы һәм Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Иске Атлаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Яфарова Роза Равил кызы да чакырылганнар иде. Аларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы нигезендә бәйгедә катнашып ул кадәр үк югары урыннар яуламаган, әмма үзе артыннан күп кенә укучыларны һәм укытучыларны әлеге бәйгегә җәлеп иткән укытучыларны да билгеләп үттеләр, аларга "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Тантанага бәйгенең жюри әгъзалары, Министрлар Кабинеты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, "Мәгърифәт" газетасының хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова һәм фотохәбәрчесе Ильяс Гыйләҗетдинов, "Татар заманы" (tatartime.com) электрон газетасы журналисты Гөлназ Габдрахманова, җирле авыл советы җитәкчеләре һ.б. кунаклар да килгән иде.

Министрлар Кабинеты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева әлеге бәйгене үткәрүдә зур өлеш кертүләре, бәйгенең җиңүчеләрен каршы алып тантананы зурлап үткәргәннәре өчен Кушлавыч мәктәбенә дә кыйммәтле бүләк тапшырды, Министрлар Кабинеты һәм барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәтен белдерде.

Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләр/видеопрезентацияләр (бәйгедә җиңгән эшләр) белән сез http://belem.ru/node/3197 адресы буенча күчеп таныша аласыз.

Ә әлегә сезгә тантанадан фоторепортаж һәм җиңүчеләр исемлеген (беркетелгән файлда) тәкъдим итәбез. Фоторепортаж шушы атнада фотолар белән тагын да тулыланыр дип көтелә.

Likes: 
 

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

4 Май, 2011 - 00:44

Permalink

Рәхмәтебезне белдерәбез

Хөрмәтле Раил әфәнде. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт. Сезгә уңышлар теләп калам. Айсылу Мәрдегалим кызы

Кунак сурәте

Кунак

3 Май, 2011 - 13:39

Permalink

Г.Тукайга багышланган презентацияләр конкурсы

Хөрмәтле Раил әфәнде. Зур конкурс оештырган,уздырган,бүләкләүне оештырган өчен сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм.Киләчәктә дә сезгә зур уңышлар теләп калам.Гөлзирә Фаиз кызы

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

3 Май, 2011 - 20:46

Permalink

Рәхмәт!

Рәхмәт!


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

2 Май, 2011 - 22:55

Permalink

Катнашучылар исеменнән

"Габдулла Тукай (1886-1913)". Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре 5нче урта мәктәбенең 8нче А сыйныф укучысы Титова Елена Сергеевна, җитәкчесе Шарифуллина Айсылу Мәрдегалим кызы. Сертификатны язсагыз рәхмәтле булыр идек.

cafgul сурәте

cafgul

2 Май, 2011 - 21:27

Permalink

сертификатны ачып карап

сертификатны ачып карап булмады, ничек эшлэргэ, анлатыгыз эле.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

3 Май, 2011 - 19:51

Permalink

Элемтәгә чыкмадыгыз

Сезнең белән иртән Майл.агент аша элемтәгә кергән идем, реакция булмады. Сертификатны ни сәбәпле ачып карый алмыйсыз? Агенттан файдаланмасагыз, "Безнең белән элемтә" аша проблеманы аңлатыгыз.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Гөлназ сурәте

Гөлназ

3 Май, 2011 - 19:54

Permalink

Клавиатураның кайсы

Клавиатураның кайсы төймәләренә басып алырга икәнен аңлатырга кирәктер бәлки?

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

3 Май, 2011 - 20:44

Permalink

Компьютер үзе әйтеп тора

Белмим шул, Word документындагы сылтамага курсорны якын китергәч "Нажмите CTRL и щелкните ссылку" дип әйтеп тора. Бу очракта да, сертификатка сылтама куелган презентация исеменә курсорны якын китереп, CTRL төймәсен тотып торып сылтамага басасыгыз гына бардыр?


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Гөлназ сурәте

Гөлназ

2 Май, 2011 - 09:39

Permalink

Бу хәл Титова Еленаның

Бу хәл Титова Еленаның әтисенең исемен язмагансыз дигәнне аңлатадыр дип уйлыйм. Шул мәгълүматны җиткерү белән сезгә сертификат язачаклар.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

2 Май, 2011 - 11:52

Permalink

Әйе. ФИО тулысынча кирәк

Әйе. ФИО тулысынча кирәк


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

2 Май, 2011 - 01:42

Permalink

Катнашучылар исеменнән

«Белем.ру сертификаты» белән бүләкләнүчеләр исемлегендә
"Габдулла Тукай (1886-1913)". Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре 5нче урта мәктәбенең 8нче А сыйныф укучысы Титова Елена да бар. Ләкин сертификат беркетелгән исемлектә сылтамасы юк Бу хәлне ничек аңларга мөмкин?

Кунак сурәте

Кунак

30 Апрель, 2011 - 22:19

Permalink

кунак

Рәхмәт хатлары турында мәгълүмат юк иде, алар кемнәргә бирелде?

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

1 Май, 2011 - 00:25

Permalink

Рәхмәт хатлары Кушлавычта тапшырылды

Рәхмәт хатлары Башкортстан һәм Ульян өлкәсеннән катнашкан һәм күп кенә укучылары белән катнашкан укытучыларга Кушлавычта тапшырылды.

"... Бәйгедә Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Сәвәдебаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхъярова Финә Фәндәр кызы һәм Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Иске Атлаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Яфарова Роза Равил кызы да чакырылганнар иде. Аларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы нигезендә бәйгедә катнашып ул кадәр үк югары урыннар яуламаган, әмма үзе артыннан күп кенә укучыларны һәм укытучыларны әлеге бәйгегә җәлеп иткән укытучыларны да билгеләп үттеләр, аларга "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак рәхмәт хатлары тапшырылды. ..."


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Гөлназ сурәте

Гөлназ

30 Апрель, 2011 - 07:14

Permalink

Грант конкурсында

Грант конкурсында катнашканда, бу сертификатның бернинди дә файдасы булмаячак, артык борчылмагыз. Анда татар теле буенча турыдан-туры катнашып урыннар алынган олимпиада нәтиҗәләре әһәмиятле. Белеп әйтәм.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

30 Апрель, 2011 - 17:15

Permalink

Грамота, диплом, рәхмәт

Грамота, диплом, рәхмәт хатлары һәм сертификатларыбызның барчагызның эшендә дә файда китерүләрен теләп калабыз.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

30 Апрель, 2011 - 06:33

Permalink

Бу кадәр үз сүзендә тормаучы

Бу кадәр үз сүзендә тормаучы кешедер дип уйламаган идем Сезне. Кичә вәгъдә ителгән сертификатлар килмәде. Бер конкурска кирәк иде дип язучыбыз ачыктан әйтергә курыккан, грант конкурсында катнашыр өчен республикакүләм бәйгеләрдә катнашу кирәк. Дөресе шул. Мина да шул конкурс өчен кирәк. Зинһар, бүген җибәрегез әле.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

30 Апрель, 2011 - 17:06

Permalink

Хөрмәтле бәйгебез лауреатлары!

Хөрмәтле бәйгебез лауреатлары!

Сезне бәйгебездә уңышлы катнашуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә күнекмәләрегез яхшырсын, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын үзегезгә.

Сертификатларны сез http://belem.ru/tuqai125-rezult битендә беркетелгән исемлектән сылтамага басып йөкләтеп ала аласыз.

p.s. Кызганычка каршы барлык лауреатлар да тулы ФИОны күрсәтмәделәр. Аларның сертификатлары мәгълүмат хәбәр ителгәннән соң гына урнаштырылачак. Зинһар өчен, киләчәк бәйгеләрдә катнашканда мәгълүматны тулысынча бирегез, оештыручыларга карата ышанмау хисләре тудырмаска тырышыгыз. Безнең барыгызны да үз вакытында матур итеп котлыйсыбыз килә!

Түбәндәге катнашучылардан электрон почтага үзләре турында тулы мәгълүмат хәбәр итүләрен көтеп калабыз:

- Татарстан Республикасы Балтач районы Кенә төп мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Раилә;

- Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Иске Атлаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укычысы Салимов Газинур;

- Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары Закиров Илмир һәм Зарипов Рөстәм;

- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы “З.Т.Шәрәфутдинов исемендәге” Карасу төп мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Гайнеева Алинә.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

30 Апрель, 2011 - 20:30

Permalink

сертификат алу очен тулы жавап

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы “Зиннур Тәлгать улы Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп мәктәбе"нең VIII сыйныф укучысы Гайнеева Алинә Аяз кызы .
җитәкчесе: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделвәлиева Розалия Зөфәр кызы.
carasa-schcol@yandex.ru безнен, мэктэп адресына жибэрегез эле.Сертификатлар бигрэк матур,башкаларныкын карадык. Авыр булмаса, барлык катнашучыларга да язсагыз эле.Барысы да хэленнэн килгэнчэ тырышкан бит. Истэлек очен менэ дигэн булэк.

Кунак сурәте

Кунак

29 Апрель, 2011 - 16:33

Permalink

Минем ни өчен иң элек,

Минем ни өчен иң элек, сертификатлар барлык катнашучыларга да бирелә дип әйтелде дә, соңыннан бу фикердән кире кайтылды, дигән соравым җавапсыз калды. Әлбәттә, сез икейөздән артык сертификатны тутыру җиңел дип беләсезме әллә, дигән җавап мине канәгатьләндермәде. Димәк, конкурсны оештыручылар, иллеләп кеше генә катнашыр дигән фикердә булганнар дигән уй туды...

Кунак сурәте

Кунак

29 Апрель, 2011 - 10:40

Permalink

Хөрмәтле Раил Мәүлетович!

Хөрмәтле Раил Мәүлетович! Лауреатларга "Белем ru" сертификаты кайчан җибәрелер икән? Бер конкурста катнашу өчен кирәк иде!

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

29 Апрель, 2011 - 11:22

Permalink

Исәнмесез, Кунак! :)

Исәнмесез, Кунак! :) Сертификат бланкы әзер, бүген кичке якта сертификатларны адресатларына тарату каралган.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

29 Апрель, 2011 - 08:46

Permalink

Хөрмәтле Раил Мәүлетоич!

Хөрмәтле Раил Мәүлетоич! "Яшь программист" конкурсында 2 урын алган "Педсовета - нет" сайты хәзер укытучы сайты булып чыккан икән. http://www.rusedu.ru/ адресы буенча кереп карагыз әле. "Я работаю в школе 6 лет, оставьте пожалуйста, свое мнение об образовании". Укучылар "Яшь программист конкурсында үз эшен күрсәтергә тиеш, билгеле, профессиональ программист ясаган сайт белән укучылар ярыша алмый, ләкин ел буе сайтның эчтәлеге өстендә эшләгән, файдалы эш башкарам дип уйлаган, әле югары уку йортлары тәмамламаган балалар - гаделлек юк икән ул, дип калмасыннар.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

29 Апрель, 2011 - 11:19

Permalink

Сезне аңламыйм

Мин сезне аңламыйм. Әлбәттә, http://pedsoveta.net укытучылар аралашу өчен ясалган сайт. Анда укытучылар үзләре теркәлеп мәкаләләрен урнаштыралар. Кирәк икән сез дә теркәлеп үз язмаларыгызны урнаштыра һәм башкалар белән бу турыда фикер алыша аласыз.

Сайтны ясаучы аермачык аны үзе алып барырга тиеш дигән сүз түгел ич. Веб-программист аны кем өчендер ясарга хокуклы. Мәсәлән бәйгедә http://hand-made-gifts.ru сайты да уңышлы катнашты. Сайтны улы әнисе өчен ясап биргән. Идеясе дә, алып баруы да - нигездә әнисенеке.

Баланы программалауга өйрәтергә укытучы да, ата-анасы да, репетитор да, берәр фәнни җитәкче дә, чит илдәге башка берәү дә хокуклы.

Сез бәйгенең программистлар бәйгесе булуын һаман төшенеп җитә алмыйсыз. Иң беренче чиратта катнашучының программалау дәрәҗәсенә, аның нинди актуаль тематикада эш алып баруына игътибар бирелә.

Әлеге темаларга сөйләшү өчен безнең форумыбыз бар, зинһар өчен, шунда аралашырга чакырам. Хәбәрләрегезне флуд (темага кагылышы булмаган хәбәр) кебек кабул итеп бетереп куйсам тагын аңламавыгыз мөмкин.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

28 Апрель, 2011 - 18:46

Permalink

1нче урынны алган Хафизов

1нче урынны алган Хафизов Алмаз презентациясен карадым! Мең рәхмәт сиңа туры сүзле энем! Розалия, Сезгә дә бик зур рәхмәт! Фәридә.

Гөлназ сурәте

Гөлназ

27 Апрель, 2011 - 19:22

Permalink

"Әле дә шул хисләр, Тукай рухы белән белән яшәп ятам."

Миндә дә шул ук хисләр. Бик тәэсирле очрашу оештырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бүген мәктәптәге Шигырь бәйрәмендә "Безнең уен" презентациясен уңышлы кулландык. Балаларга ошады. Югары сыйныфларга Гүзәлия Тарханованың "Тукайлы балачак" видеосын күрсәттек. Авторларга тагын бер кат рәхмәтебезне җиткерәбез!.
Сүз уңаеннан, сайтта Тукайга багышланган махсус кушымта эшлим. Тиздән аны сезнең хөкемгә тапшырам, Алла боерса. Рәхим итегез!

Leysan78@inbox.ru сурәте

Leysan78@inbox.ru

27 Апрель, 2011 - 18:43

Permalink

Рәхмәт барысы өчен дә!

Раил! Арчада шундый зур бәйгенең үтүенә чын-чынлап шатланып һәм горурланып утырдым. Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Күпме укытучыгы кулланма бит ул, шунысы ничек әйбәт. Каян башыгызга килде мондый идея? Сездән тагын шундый бәйгеләр көтеп калабыз. Эшеңдә зур уңышлар сиңа, семинар да бик күңелле булды. Арчада торып та Кушлавычта булганым юк иде. Әле дә шул хисләр, Тукай рухы белән белән яшәп ятам.

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

27 Апрель, 2011 - 19:08

Permalink

Рәхмәт!

Теләкләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Барлык хикмәт шунда да инде. Кеше үз туган ягында яши, үзендәге тарихи һәйкәлләрне белми, үзенең телен кадерләми, үз батырларын һәлак булгач белә, яшьлегенең кадерен картайгач кына аңлый.

Әгәр дә без укытучыларның "күзләрен ача" алсак, үзебезне-үзебез кадерләргә һәм сакларга өйрәтә алсак - бик шатбыз.

Шулай "күзләрне ачып" дөньяны күрик, яхшылыклар гына эшләргә өйрәник! Тукай рухы безне ташламасын!


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

27 Апрель, 2011 - 18:40

Permalink

конкурс

сертификат биреләсе кешеләр исемлеген каян белеп була?

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

27 Апрель, 2011 - 18:55

Permalink

Шушы биттә "Җиңүчеләр һәм

Шушы биттә "Җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлеге" дип исемләнгән файл беркетелгән. Әлеге мәгълүматны шуннан ала аласыз.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

27 Апрель, 2011 - 12:20

Permalink

Нәкъ менә гран-прига ия

Нәкъ менә гран-прига ия булган укытучы һәм 1 нче урын алган укучының эше ошавы жюриның объектив бәяләвен күрсәтеп тора да инде. Монда бернинди туган-тумачалык, танышлык һәм әшнәлеккә юл куелмады. Барысы да бик гадел булды. Ышаныгыз!

Битләр

  • 1
  • 2
  • киләсе бит ›
  • ахыргы бит »

URL (яңартылу датасы: 07.05.2011 - 21:18): http://belem.ru/node/3193