1500 казанлыга җәйге лагерьга бушлай юллама
Быел җәен 42,5 меңнән артык Казан баласы ял белән тәэмин ителер дип көтелә. 2011 елда лагерьләрдә ял итергә теләүчеләр саны 1,5 мең кешегә арткан, ягъни башкала укучыларының 43 проценты җәйге ялны лагерьдә уздырачак. 16073 бала — 32 шәһәр яны лагерендә, 18982 бала — мәктәп лагерендә, тагын 1698 бала мәктәп янындагы хезмәт һәм ял лагерьләрендә ял итәчәк. Лагерьләрнең 20се — муниципаль, 12се — оешмалар карамагында.
Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2011 елда Казанда җәйге ял программасын гамәлгә ашыру максатларына 199 млн.сумнан артык акча бирү каралган. Бу узган ел белән чагыштырганда 29 млн.сумга күбрәк.
Ата-аналарга исә юлламаның 15 процентын гына түлисе булачак. Ә аз тәэмин ителгән, авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, инвалидларга һәм ятим балаларга юлламалар бушлай тапшырылыр дип көтелә. Аларны Сәламәтлек саклау министрлыгында, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында алырга мөмкин. Быел ТР Министрлар Кабинеты 1500 бушлай юллама бирергә ниятли. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 322 юлламага, ә 2009 ел белән чагыштырганда - 3 тапкырга күбрәк.
Чыганаклар: kzn.ru, intertat.ru