“Inter@каләм”гә балалар шигырен юлла!
“Intertat.ru” Татарстан Республикасы электрон газеты шигърияттә яңа исемнәрне барлау, укучыларны яңа шигырьләр белән таныштыру һәм сетература традицион әдәбиятның яңа бер популяр юнәлеше булуын күрсәтү максатыннан үзенчәлекле интерактив конкурс уздыра.
Интерактив дию ул, бәйгедә катнашучылар һәм башка укучыларыбыз да сайтта үзара аралаша, фикерләрен уртаклаша, бер-берсен бәяли ала дигән сүз. “Inter@каләм” шигырь конкурсы биш тема буенча ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Һәр айда сайтта урнаштырылган һәм иң күп укылган, игътибар яулаган 5 шигырьгә унар бал биреп барыла. Ел ахырында барлык катнашучылар арасыннан 5 номинациядә җиңүчеләр – иң күп бал җыйган шигырьләр атала. Аларның авторларына бүләкләр биреләчәк. Моннан тыш тагын ике махсус урынны танылган шагыйрьләребез билгеләячәк. Конкурска авторлар шигырьләрен үз исемнәрен күрсәтеп яисә псевдоним белән юллый ала. Авторларның яше чикләнмәгән һәм бер кеше айга төрле темаларга караган биш шигырь тәкъдим итә ала.
Хәзер шигырьләр 5 төрле номинациядә кабул ителә:
милли шигырь;
мәхәббәт шигыре;
тормышчан шигырь;
балалар шигыре;
үзгә шигырь.
Фикерләр
Кунак
21 Июнь, 2011 - 12:33
Permalink
шигырьләр
Без инде балачактан ук Тукай, Җәлил шигырьләрен укып үстек. Мин үзем дә шигырь язу белән мавыгам. Ләкин аны нинди конкурска юлларга кирәк икәнен белмим. Кайсын карама ңҗиңүчегә генә бүләк бирелә. Бу бит бер дә дөрес түгел!!!
Раил Гатауллин
20 Апрель, 2011 - 07:24
Permalink
Текстта яшел төс - сылтама
Текстта яшел төстәге сүзләр - кая да булса илтә торган сылтамалар (яисә электрон почта адреслары). Әлеге мәгълүмат турында шул сылтамаларга басып күчә аласыз.
Шигырьләрне interkalam@mail.ru электрон почта адресына юлларга кирәген дә шулай чыганакны ачып күрә алырсыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
19 Апрель, 2011 - 17:25
Permalink
шигырь конкурсы
шигырьләрне кайсы ссылка буенча җибәрергә кирәк?
Кунак
16 Апрель, 2011 - 19:16
Permalink
туган ягым
мин габдулла тукай шигырләрен яратам