Электрон зачеткалар
Себер федераль университетында 1нче сентябрьдән кәгазь зачеткаларны аларның электрон вариантлары алыштырачак. Пластик картада студент өлгереше турында тулы мәгълүмат, ягъни зачет–имтихан билгеләреннән тыш, семинар–практикумнарда катнашу–катнашмавы, күпме һәм ни дәрәҗәдә анда җавап бирүе, тестлар узу нәтиҗәләре кертеләчәк.
Укытучылар фикеренчә, бу кәгазь белән бәйле күптөрле кул эшен юкка чыгарачак, өстәвенә студент халкын контрольдә тоту өчен дә менә дигән ысул. Электрон картада студентларның нинди лекциядә булмавы да теркәлә.
Укытучылар белән берлектә укучылар да шат. Теге яки бу программаны “вата” алмаган хакер дөньяга килмәгән әле.
Бик тиздәг электрон зачеткалар Россиянең башка югары уку йортларында да кертелергә мөмкин.
Чыганак: edu.ksu.ru/