Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры якынлаша
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте (Рособрнадзор) 2011 елда Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыру буенча раслаган бердәм расписание нигезендә, апрель ае БДИны вакытыннан алда бирү өчен тәгаенләнгән.
Аерым алганда, рус теле буенча имтиханны тапшыру – 20 апрельгә, чит телләр, география һәм физика – 22 апрельгә, математика – 25 апрельгә, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ), биология, җәмгыять белеме – 27 апрельгә, тарих, рус әдәбияты һәм химия 29 апрельгә куелган. Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар өчен өстәмә көн итеп 30 апрель билгеләнгән.
БДИны вакытыннан алда тапшыру хокукына Россия армиясенә чакырылган, кичке мәктәпләрне тәмамлаучылар; Россиякүләм яки халыкара спорт ярышларына, бәйгеләргә, олимпиадаларга һәм күнегүләр үткәрү белән бәйле сборларга китүчеләр; чит илгә яшәргә яки укуын дәвам итәргә китүчеләр; сәламәтлеге какшау сәбәпле, дәвалау-профилактика яки башка учреждениеләргә сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү чаралары узу өчен җибәрелүчеләр; Россия Федерациясенең башка илләрдә урнашкан белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар ия.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 27 майдан алып 14 июньгә кадәр билгеләнгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru