Дәүләт автоинспекциясенең 75-еллыгына багышланган россиякүләм фотолар бәйгесе турында
Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең 75 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия фотоэшләр конкурсы игълан ителә. Конкурсны Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге департаменты һәм “Стоп-газета”, “Добрая Дорога Детства” газеталары уздыра.
Конкурска Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, профессиональ фотографлар һәм фотожурналистлар, һәвәскәр фотографлар белән бергә 7-16 яшьлек балалар да катнаша ала.
ТӨП НОМИНАЦИЯЛӘР:
1. “Дәүләт автоинспекциясе: үткәннән бүгенгә” – тарихтан башлап, яңа технологияләргә кадәр;
2. “Ә юл соры тасма кебек...” – пейзажлар;
3. “Дәүләт автоинспекциясе – йөзләрдә” – ЮХИДИ хезмәткәрләренең портретлары;
4. “Балаларыбызны саклыйк!” – балалар катнашкан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чаралары;
5. “Юл иминлеге турында – шаярып” – юлларга иронияле, сатирик карашлы фотоэшләр.
ФОТОРӘСЕМНӘР ЭЛЕКТРОН ФОРМАДА, CD/DVDДА, ФЛЭШКАДА БУЛЫРГА МӨМКИН.
Адрес: 103009, Москва, Страстной бульвар, 6, стр.2, оф. 5, «STOP-газета», («Материалы для Всероссийского конкурса фоторабот» дип язарга онытмагыз); электрон адрес: konkurs-stop@mail.ru
Һәр номинациядә беренче өч урын алган авторлар Дипломнар һәм призлар белән бүләкләнә.
Тулырак мәгълүматны http://www.rpolice.ru сайтыннан алырга мөмкин.
Чыганак: http://sabantuy.net