9 сыйныф өчен татар теле программасы
Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 9 нчы сыйныф өчен “Татар теле” дәреслегенә, 2008 ел (авторлары: Р.А. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Т.М. Гайфуллина) һәм “Татар урта мәктәпләр өчен татар теленнән программа”га (2010 ел) нигезләнеп язылган тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып төзелде. 9 класс өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.
Укучыларының белем дәрәҗәсенә карап укытучы бүлекләр һәм темалар өчен бүленгән сәгатьләр санына үзгәреш кертә ала. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк, мәктәп компонентын да укытучы үз мөмкинлекләреннән чыгып планлаштыра.
Дәүләт стандарты татар теленнән гомуми белем бирү программаларын электәге кебек өч баскычлы итеп калдырды:
1нче баскыч – 1-4 сыйныфлар, ягъни башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе;
2 нче баскыч – 5-9нчы сыйныфлар, ягъни төп гомуми белем бирү мәктәбе;
3нче баскыч – 10-11нче сыйныфлар, ягъни урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе карый.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
9 сыйныф өчен татар теле программасы | 26.28 KB |