Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? (Илүсә Нәбиуллинаның “Миләш тәме” әсәре буенча дәрестән тыш уку дәресе)
Бары да үтә,
Бары да онытыла
Байлык, зурлык, китә югала...
Тик җыр үлми
Күчеп буыннарга
Киләчәктә яшәп җыр кала.
- Бу шигырь юлларында нәрсә турында сүз бара? (җыр турында, аның киләчәктә яшәп калуы турында.)
- Нәрсә ул җыр? (җыр көйгә салынган шигьри әсәр.)
- Җыр кайчан туа? (кеше шатлыктын да,кайгыдан да, бәхеттән дә җырлап җибәрә, ул күңелдә туа.)
- Әгәр дә әсәрдән җыр юлларын төшереп калдырсак әсәр үзенең бөтенлеген югалтамы?
- Укучылар, без төп геройны билгеләдек инде. Тагын әсәрдә нинди геройлар бар? (ярдәмче, ясалма.)
- Ясалма образга нәрсә керә? (символлар)
- Фикер стенадагы таблицадан укыла. “Адәм адәмгә сыенмыйча агачка сыенмас, дисәләр дә, агачка сыенсаң, агач адәмне сатмас”. (Миңлебануга бәяләмә бирелә.)
- Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара? (Татар милләте вәкилләре турында.)
- Милләтебезнең яшәеше, телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы нинди сыйфатлы кешеләргә бәйле? (намуслы, кешелекле, әхлаклы, ярдәмчел, эшчән, бердәм, сабыр кешеләргә бәйле.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бәхетле булу өчен күп кирәкме кешегә? (Илүсә Нәбиуллинаның “Миләш тәме” әсәре буенча дәрестән тыш уку дәресе) | 11.99 KB |