"Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану" IX республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
Бу атнаның 29-30 март көннәрендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районында урнашкан 33 нче гимназиядә "Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану" IX республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Бәйгегә катнашырга теләк белдереп барлыгы 200 дән артык гариза килгән иде. Узган елгы бәйге белән чагыштырганда, гомумән, эшләрнең сыйфаты артуы күзәтелә, күп кенә укытучылар бәйгедә икенчесен я өченчесен катнаша, яңа катнашучылар да юк түгел. Шунысы аяныч, әлеге эшләр арасында бары тик 20 гә якын эш кенә (1/10 өлеше) татар телендә тәкъдим ителгән иде.
Барлык әлеге эшләр арасыннан финал турына 50 эш сайлап алынды. Һәм 29-30 март көннәрендә авторларның әлеге эшләрен тәкъдим итү бәйгесе оештырылды.
Катнашучыларның яртысына якыны татар булып, жюри тарафыннан алдан ук үз туган телеңдә чыгыш ясарга тәкъдим ителгән булса да, аларның күпләре чыгышларын рус телендә ясадылар. Саф татар мәктәбендә белем бирүче татар теле укытучыларының вата-җимерә рус телендә чыгышлары быел да кабатланды, аларның кайберләре хәтта татар телен укыту буенча хезмәтләрен дә рус телендә төзегәннәр иде. "Инглиз телендә эшләргә кушсалар, инглизчә дә эшлибез, заман таләбе шулай" - дип белдерде шундый бер "татар теле укытучысы"...
Бәйгедә 7 номинация оештырылган иде, һәр номинациядә 1, 2, 3 нче урыннар билгеләнде, аларга призлар тапшырылды. Моннан тыш, жюри һәм катнашучыларга аеруча ошаган үзенчәлекле эшләр өстәмә грамоталар белән бүләкләнделәр. Аларның исемлеге белән сез Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында таныша аласыз.
Бәйгедә җиңүчеләрне Белем.ру порталы да чын күңелдән тәбрик итә һәм укытучыларның барысына да киләчәктә уңышлар теләп кала.
Фикерләр
Кунак
8 Апрель, 2011 - 15:19
Permalink
Бу укытучынын килэчеге юк
_____________
Саф татар мәктәбендә белем бирүче татар теле укытучыларының вата-җимерә рус телендә чыгышлары быел да кабатланды, аларның кайберләре хәтта татар телен укыту буенча хезмәтләрен дә рус телендә төзегәннәр иде. "Инглиз телендә эшләргә кушсалар, инглизчә дә эшлибез, заман таләбе шулай" - дип белдерде шундый бер "татар теле укытучысы"...
_____________
Бу сузлэр тетрэндерде. Элеге татар теле укытучысынын нэселенен килэчеге юк. Ник шулай акылсыз икэн кайбер татар теле укытучылары.