Балаларны беренче сыйныфка кабул итәләр
28 Mar, 2011 Раил Гатауллин 0
1 апрельдән Казан мәктәпләрендә балаларны беренче сыйныфка кабул итә башлыйлар, дип хәбәр итә KZN.RU. Баланы беренче сыйныфка укырга бирү өчен ата-аналардан мәктәпкә кабул итү турында гариза, баланың медицина картасын һәм туу турындагы таныклыгын тапшыру сорала.
Гадәттә, балалар 6 яшь 6 ай тулгач һәм 8 яшькә кадәр мәктәпкә кабул ителә. Ата-ана Казанның Мәгариф идарәсенә гариза тапшырган очракта, бала тагын да иртәрәк яисә соңрак мәктәпкә укырга керә ала.
Гаризаларны кабул итү вакыты төгәлләнгәч тә, баланы мәктәпкә алу эше мәктәп җитәкчесе тарафыннан рәсмиләштерелә. Ләкин мәктәп директоры бу процедураны быелның 30 августына кадәр башкарырга һәм бу хакта ата-аналарга хәбәр итәргә тиеш.
Чыганак: http://www.intertat.ru