"Балалар ил рәсемен ясыйлар" V Республика бәйгесе игълан ителде
25 Mar, 2011 Раил Гатауллин 2
Әлеге бәйге 21 марттан алып 7 майга кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашырга 6 яшьтән алып 10 яшькә кадәр яшь рәссамнар, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, сәнгать студияләре һәм түгәрәкләре әгъзалары чакырыла. Эшләр 7 майга кадәр 420015, Казан шәһәре, М.Горький урамы, 9 йорт адресы буенча кабул ителә.
Бәйгенең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе («Россия-Татарстан» телеканалы, «Вести - Татарстан» программасы), Татарстан Республикасы Дәүләт рәсем сәнгате музее һ.б.
Игътибар! Бәйге ике этапта үткәрелә. Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында таба аласыз: http://mon.tatar.ru/rus/index.htm/news/82337.htm.
Фикерләр
Кунак
11 Июнь, 2011 - 00:03
Permalink
Жаль, что нет русской версии
Жаль, что нет русской версии вашего сайта.
Раил Гатауллин
25 Март, 2011 - 15:48
Permalink
Ни ясарлар...
Рәсемнәр бәйгесендә катнашкан укучы балалар гүзәл Татарстанабызны ясарлар дигән өметтә калам.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин