Казан укучыларына Бөекбританиядә белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителә
Мәктәп укучыларының Бөекбританиядәге East Anglia университетында белем алу мөмкинлеге булачак. Әлеге университетта белем алу өчен иң элек стипендиягә ия булырга кирәк. Моның өчен 24 март көнне 15-17 сәгатьтә Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче мәктәбендә бушлай тест узу сорала. Әлеге стипендияләрне студентларны чит илнең югары уку йортларына керергә әзерләүче INTO Partnership оешмасы тәкъдим итә.
Сынауда катнашырга теләүчеләргә 22 мартка кадәр теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүматны Казан шәһәре, Островский урамы, 79нчы йорт, 310нчы офис адресы һәм (843) 278-17-00 телефон номеры аша белешергә мөмкин. Newton A-level программасы бары тик сәләтле һәм акыллы чыгарылыш укучылары өчен генә каралган. Аның ярдәмендә студентлар Бөекбританиянең иң яхшы университетларына һәм медицина мәктәпләренә укырга керә алачак. Программаның медицина һәм табигать фәннәре, физика һәм инженер фәннәре, математика, икътисад һәм финанслар кебек юнәлешләре бар.
Мәктәп укучылары өчен куелган таләпләр: 11 сыйныф аттестатындагы билгеләрнең 90 проценты «5»ле булырга тиеш. Инглиз теленнән алынган сертификатның IELTS 5.0, медицина программасы өчен IELTS 6.0 булуы шарт. Инглиз теле һәм математика фәннәрен уңышлы гына тапшырырга кирәк. Катнашучыларга программа гамәлгә ашырыла башлаган мәлдә (2011 елның сентябренә) 16 яшь булырга тиеш, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы.