Яшел Үзәннең үз Сөембикәләре бар! (+фоторепортаж)
Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу белән без гүзәл затларыбызның матурлыгына, укымышлылыгына, горур булуына, уңганлыгына, сөйкемлелегенә һәм башка күп кенә сыйфатларына сокланабыз, әлеге сыйфатларга ия булган Сөембикә ханбикәбезне искә төшерәбез.
Яшел Үзән районы да үз гүзәлләрен Сөембикә белән тиңли, районның мәктәп укучылары арасында ике елга бер тапкыр оештырылып килә торган гүзәлләр бәйгесен дә алар "Сөембикә" дип атаганнар.
11 март көнне Яшел Үзәннең 3 нче номерлы гимназиясендә әлеге бәйгенең финал өлеше - муниципаль дәрәҗәдәге туры үткәрелде. Финал өлешенә районның бик күп чибәр кызлары арасыннан 12 катнашучы гына сайлап алынган. Зал тулы җанатарлар, аларның йөзләрендә елмаю-шатлык, үзләренең чибәрләре белән горурлану хисләре ташып тора.
Иң беренче булып катнашучылар үзләре белән кыскача гына таныштырып киттеләр, күп кенә чыгышлар кызларның үзләре ясаган презентацияләре белән үрелеп алып барылды. Бәйгенең икенче өлешендә алар жюрига һәм тамашачыларга үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Өченче сынауда ханбикә Сөембикә белән бәйле тарихи сорауларга җавап бирделәр, белемнәрен күрсәттеләр. Дүртенче сынауда үзләре әзерләгән татар халык ашларын тәкъдим иттеләр, кыскача гына алар турында сөйләп киттеләр. Соңгы сынауда финалистларның җыр-биюгә һәвәскәрлеге ачыкланды.
Татар хатын-кызларының осталыклары һәм булганлыгы бөтен дөньяга мәгълүм. Бу турыда күп кенә тарихи китаплардан укып танышып була. Әмма бу осталык һәм уңганлык ерак тарих кына түгел - ә бүгенге чынбарлык та. Сәхнәдәге талантлы яшь гүзәл затларга, аларның җанатарларына карап татар милләтенең киләчәге зур һәм өметле булуына ышанасың.
Фоторәсемнәрдә "Сөембикә - 2011" бәйгесеннән күренешләр:
Фикерләр
Кунак
19 Март, 2011 - 22:03
Permalink
1998 нче елның мартында...
Бу бәйгене иң беренче тапкыр Мулла Иле урта мәктәбе коллективы "Гыйффәт туташ" исеме белән башлап җибәргән иде. Ике елдан аның исемен "Сөембикә" белән алмаштырдылар, һәм беренче "Сөембикә" бәйгесе дә Мулла Иле мәктәбендә узды. Шуннан соң бу бәйгене уздыру традициягә кереп китте, һәм чиратлашып районның төрле мәктәпләрендә үткәрелә башлады. Бәйгенең идеясен ул чакта мәгариф бүлегендә милли мәсьәләләр буенча төп методист булып эшләгән Мирхәйдәрова Әлфия Хәбировна биргән булса, сценарий төзү һәм башка оештыру эшләрен мәктәп коллективы башкарды. Соңыннан "Яшел Үзән" (13март,1998 ел, № 29-30) район газетасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Нуруллинаның бәйге турындагы күләмле мәкаләсе дөнья күрде.
Раил Гатауллин
15 Март, 2011 - 21:21
Permalink
Казанда татар гүзәлләре азрак...
Яшел Үзәндә финалга 12 татар гүзәле чыккан иде, Казанда татар гүзәлләре азрак шул, татар мәктәпләрен ябып яисә урыслаштырып торалар:
22 март көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында “Татар кызы-2011” шәһәр конкурсының финалы узачак.
Конкурста 9,10,11 сыйныфта белем алучы, татар телен камил белгән,үз халкы һәм тарихын хөрмәт иткән, сәнгать сөйгән, уңган-булган туташлар катнаша, дип яза kzn.ru сайты.
Февраль-март айларында Казан районнарында конкурсның беренче туры булды. Кызлар җыр-биюгә, нәфис сүзгә, аш-суга осталыкларын күрсәтте. Финалга җиде кыз чыкты:
Әдилә Фәтхуллина (Авиатөзелеш районы, 5 нче гимназия);
Ширин Әл-Әнси (Вахитов районы, КФУ каршындагы лицей);
Ландыш Нәсихова (Киров районы, 4 нче гимназия-интернат );
Алина Нәбиуллина (Мәскәү районы,Ш.Мәрдҗани ис. 2 нче гимназия );
Алсу Сөләйманова (Яңа-Савин районы, 9 нчы мәктәп);
Земфира Касыймова (Идел буе районы,95 нче мәктәп);
Гүзәл Галиева (Совет районы, 141 нче мәктәп).
Әлеге гүзәл затлар дәрәҗәле “Татар кызы – 2011” һәм «Сылу кыз-2011», «Уңган кыз-2011», «Сөйкемле кыз-2011», «Ягымлы кыз-2011», «Зирәк кыз-2011», «Зыялы кыз-2011», исемнәрен яулар өчен ярышачаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
15 Март, 2011 - 20:23
Permalink
ай-яй, бигрәк матур булган
ай-яй, бигрәк матур булган бу)))
Кунак
15 Март, 2011 - 08:34
Permalink
Афәрин, Яшел Үзәнлеләр!Бик
Афәрин, Яшел Үзәнлеләр!Бик матур оештырганнар!g