«Озын тәнәфес» яшь артистларны барлый
Башкалада «Озын тәнәфес-2011» гомумбелем бирү учреждениелар шәһәр фестиваленең бәйге көннәре башланды. Фестиваль өч этапта оештырыла. Беренче сайлап алу туры мәктәп эчендә, икенчесе район күләмендә, өченчесе исә шәһәр дәрәҗәсендә узачак. Шәһәр турында һәр районыннан 1, 2, 3 урыннарны яулаган өчәр мәктәп катнашыр дип көтелә.
Фестивальдә Казан мәктәпләрендә 1-11 сыйныфларда укучы мәктәп балалары катнаша ала. Алар музыка, бию, театр кебек төрле юнәлешләрдәге номинацияләрдә бәяләнәчәк.
Бу чара беренче тапкыр 2008 елда Казан мэры тәкъдиме белән оештырылды. Ул мәктәп укучыларын шәһәрнең иҗади тормышына җәлеп итүдә мөһим роль үти. «Озын тәнәфес» фестивалендә чыгыш ясаган яшь артистлар киләчәктә «Йолдызлык», «Беренче курс студенты көне», «Язгы тамчы», «Студентлар язы» кебек яшьләр фестивальләрендә катнаша.
Хәзерге вакытта Россия Яшьләр берлеге тарафыннан «Озын тәнәфес» фестивален Россия күләмендә оештыру мәсьәләсе карала.
Чыганак: http://intertat.ru