Татарстанда БДИның беренче дулкыны үтте
21 Apr, 2008 Сылу
Бүген Татарстан укучылары математикадан БДИ биреп карады. Барлыгы бу чарада катнашырга 31,5 мең кыз һәм малай теләк белдергән.
Бердәм дәүләт имтиханы узыдырыр өчен республикабызның 51 муниципаль берәмлегендә 126 имтихан бирү пункты ачылды. Әйтергә кирәк, мондый сынауны бүген Россиянең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да бирә. Ләкин күпчелек регионнарда ул рус теленнән үтте.
Имтихан төп–төгәл 10:00 башланып, 4 сәгать дәвам итте.
ИТАР–ТАСС хәбәр итүенчә, бу очракта җаваплар тикшерелсә дә, БДИга билге куелмаячак. Ә инде математика, рус теле һәм әдәбияттан төп имтиханнарны тапшырганда (соңгысы БДИның мәҗбүри фәннәр исемлегендә юк) “плюс бер балл” системасы эшләячәк. Ягъни БДИны “икеле” билгесенә тапшырган укучының аттестатына “өчле” куелачак.