Татарстанда БДИга онлайн-репитиция бара
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университетының БДИга әзерлек үзәге ярдәме белән масштаблы рәвештә мәктәп укучыларының белемнәрен тикшерүне оештырып җибәрде. Иң беренче булып репитиция рәвешендә 9 һәм 11 сыйныф укучыларының рус теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен тикшерү башланып китте. Әмма реаль БДИга караганда әлеге тикшерү күпкә гадирәк оештырылган - сынау бары тик 40 минут кына дәвам итә һәм биремнәр җитәрлек дәрәҗәдә җиңел. Нәтиҗәләрне дә махсус сайтта кереп белү мөмкинлеге ачылган.
Әлбәттә, әлеге билгеләр шартлы гына куелалар һәм журналга кертелмиләр. Мондый сынау укучыларга үзләренең "көчләрен" аңларга мөмкинлек бирер дип көтелә. Ә министрлык кайсы мәктәпләрдә БДИга әзерлек ничек барганын билгели алалар.
Унберенче сыйныф укучылары БДИ репитициясен бүген башлап җибәрделәр, 9 сыйныф укучыларының "сынау"лары 9-11 мартка планлаштырылган.
Фикерләр
Кунак
8 Март, 2011 - 22:37
Permalink
Рәхмәт
Киңәшегез өчен рәхмәт сезгә, белем авторы!
Раил Гатауллин
5 Март, 2011 - 07:05
Permalink
Төгәл җавап
Мәгариф министрлыгының БДИны оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм: http://mon.tatar.ru/structure.htm?department_id=32561. Төгәл җавапны алар бирә алыр, дип уйлыйм.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
4 Март, 2011 - 22:50
Permalink
Мәҗбүриме?
Бу сынауны үтү 6, 8, 9 сыйныфта укучыларның барысына да җәҗбүриме икән? Безгә тиешенчә аңлатучы булмады...
Ильфар
4 Март, 2011 - 21:16
Permalink
Репетиция
Репетиция 6нчы һәм 8нче сыйныфлар өчен дә бар. Шул ук сайтта үтәсе. Болай уңайлы кебек үзе. Әмма көне килеп җиткәч нәрсә күрсәтер, тест көнне перегружен дип газаплап утырмаса ярый бу сайт...