19 мартта Казанда Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең VI хисап-сайлау конференциясе узачак
Чит төбәкләрдә яшәүче татарларга Казан – милли мәркәз. Ә Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең Казанда 19 мартта узачак VI хисап-сайлау конференциясе исә алар өчен күрешү, аралашу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен зур мөмкинлек тудыручы рәсми чара булып тора.
Конференциядә Россия һәм Татарстан рәсми органнары вәкилләре, галимнәр, укытучылар катнашыр дип көтелә. Чарада Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең яңа советын сайлау, проектлар тәкъдим итү күздә тотыла.
1998 елда эшли башлаган Татар федераль милли-мәдәни автономиясе бүгенге көндә 26 төбәктәге милли-мәдәни автономияне берләштерә. Алар арасында Барнаул, Ханты-Манси республикасы, Бурятия, Омск, Оренбург, Түбән Новгород, Свердловск, Саратов, Ульяновск, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономияләре һәм башкалар бар. Соңгы елларда төбәкләрдәге автономияләрнең саны артуны да билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, быел Калуга һәм Самара өлкәсендә яшәүче татарлар үз милли-мәдәни автономияләрен булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Конференциягә һәр төбәктән өчәр вәкил киләчәк. Арада яшьләр дә булуы да көтелә, дип хәбәр итә ТФММА матбугат хезмәте.
Быелгы конференция вакыйгаларга бай булачак. Кунаклар иң беренче чиратта чит мохиттә яшәүче яшь буында туган телгә, мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, яңа информацион технологияләр заманында татар телен популярлаштыру чаралары турында сөйләшергә җыелалар.
Чыганак: http://intertat.ru