«2011-2015 елларда мәгарифне үстерү» программасының концепциясе расланды
1 Mar, 2011 Раил Гатауллин 0
Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Владимир Путин «2011-2015 елларда мәгарифне үстерү» федераль максатчан программаның концепциясен раслады. Программа Россиядә сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү максатын күзаллый.
Программаның бурычлары: профессиональ белем бирүне хезмәт базары таләпләренә туры китерү, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү системасын яңарту. «2011-2015 елларда мәгарифне үстерү» федераль максатчан программасына федераль бюджеттан 54,2 млрд.сум акча бүлеп бирү каралган.
Программа ике этапта гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Беренче этап 2011-2013 елларда, икенчесе исә 2014-2015 елларда башкарылачак. Нәтиҗәдә, мәгариф өлкәсендә яңа инфраструктура, уңышлы модельләр һәм механизмнар барлыкка килер дип планлаштырыла.
Чыганак: http://intertat.ru