Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле
26 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Актаныш районы, гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Әдгамова Кадрия Вәсим кызы
Тәрбияче шөгыль өчен кирәкле дидактик материалларны, күчмә тактаны, магнитлы таблоны, аларга куеласы күрсәтмәлелекләрне алга урнаштырып куя. Балалар өстәлләр янына барып утырышалар
Тәрбияче: Дусларым, бездә бүген кунак бар, ә кунак барда нинди таләп үтәлә әле? Яле бу турыда Искәндәр әйтеп күрсәтсен.
Искәндәр: Кунак барда тыйнак бул!
Тәрбияче: Балалар, белгәнегезчә, бүгенге шөгылебез гади шөгыль генә түгел, йомгаклау шөгыле. Әти-әниләребезгә, безне мәктәптә кабул итәчәк укытучыларыбызга бакчада грамотага ни дәрәҗәдә өйрәнгәнебезне күрсәтү шөгыле.
Шулвакыт ишек шакып, әкиятче киемендә Зирәк кыз керә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йомгаклау шөгыле (ачык ишекләр көнендә күрсәтелгән грамотага әзерлек шөгыле план-конспекты) | 18.9 KB |
Ресурс төре: