Россиядә өстәмә белем бирү оешмалары беренчелеге бара
21 Apr, 2008 Сылу
Шушы көннәрдә Өстәмә белем бирү оешмаларының III Россиякүләм конкурсының республика этабы тәмамланды. Барлыгы финалда 18 мәгариф оешмасы катнашкан.
Безгә якын районнардан бары Чуашия Республикасы белем оешмалары гына лауреат була алган. Мисал өчен, шәһәр белем бирү оешмалары арасында “Үзәк” номинациясендә беренчелекне Чебоксар шәһәренең Балалар иҗаты үзәге яулый. Республика оешмалары арасында да Чебоксарга тиңнәр булмый. Чебоксарның Балалар һәм үсмерләр ижаты сарае лауреат исемен ала.
Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган оешмалар Россиякүләм конкурсның III этабында катнашачак. Ул 16-19 июньдә Жаекта узачак.
Чыганак: school.edu.ru