Серле аланда (II кечкенәләр төркемендә сәяхәт-шөгыль)
- Хәерле иртә, балалар, кәефләрегез яхшымы? Балалар, мин сезне бүген бер серле хат белән таныштырам әле. Сез үзегезгә уңайлы итеп утырыгыз. (Балалар ярымтүгәрәк ясап, җәймәгә утыралар). Хатны серле аланда яшәүчеләр язган.
Хат эчтәлеге: “Исәнмесез, Кадерле балалар! Без сезнең бик тә акыллы, бик тә тыйнак, ярдәмчел һәм дә зирәк икәнегезне беләбез. Безгә нәкъ менә сезнең ярдәм кирәк. Сез безгә булыша алыр идегез. Тылсымлы таяк сезгә юлны күрсәтер. Безне сез рәсемгә карап таный аласыз. Сезне серле аланда көтеп калабыз.
Серле аланда яшәүчеләр:
- Ягез әле балалар, рәсемнән эзләп табыйк әле, серле аланда яшәүчеләрне.
Интеллектуаль уен “Яшеренгәннәрне тап!”
- Балалар, барабызмы, Сез ничек уйлыйсыз, без серле аланда яшәүчеләргә булыша алырбызмы икән соң? Урманда, аланда йөрү кагыйдәләрен искә төшерик әле.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Серле аланда (II кечкенәләр төркемендә сәяхәт-шөгыль) | 10.44 KB |