"Белем җәүһәрләре - 2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе башланды!
25 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Бүген, 25 февраль көнне, http://konkurs.belem.ru адресы буенча "Белем җәүһәрләре - 2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт ала!
Быел бәйгенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде, рәсми сайты яңартылды. Сайт кулланучыларын һәм катнашучыларны яңа дизайн, яңа платформа һәм яңа мөмкинлекләр көтә.
Бәйгедә нинди яңалыклар һәм үзгәрешләр бар соң?! Бу турыда http://konkurs.belem.ru адресы буенча бәйгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.