Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен, гражданнар 1 марттан да соңга калмыйча гариза бирергә тиеш
Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен, гражданнар 1 марттан да соңга калмыйча гариза бирергә тиеш. Гаризада укучының нинди предметлардан БДИ тапшырырга җыенуы күрсәтелергә тиеш. Сайлап алынган предметларның саны чикләнмәгән. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
Быел да укучылар өчен рус теле һәм математикадан БДИ тапшыру мәҗбүри куелган. Аларны уңышлы бирү урта (тулы) гомумбелем турында аттестат алуга йогынты ясый.
Калган предметларны укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Белем алуын вузда яки урта махсус уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр, нинди һөнәр сайлавына карап, теге яки бу предметтан Бердәм дәүләт имтиханын бирә. Билгеле булганча, быел биология, химия, география, физика, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ), рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, чит телләрне сайлап алырга мөмкин.
Теге яки бу белгечлек буенча укырга керү өчен, нинди предметлар буенча имтихан тапшырырга кирәклеге турында вузларның яки урта махсус уку йортларының үзләреннән белешергә кирәк. Вуз һәр әзерлек юнәлеше буенча әзерләнгән рәсми исемлектән -- 3-4, урта махсус уку йортлары 2-3 кабул итү имтиханын билгеләргә хокуклы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: иҗади яки профессиональ (иҗади, физик һәм психологик сыйфатлар таләп итүче) юнәлештәге белгечлекләргә кабул иткәндә, уку йорты БДИ нәтиҗәләре буенча 2-3 имтиханны билгеләргә мөмкин. Моннан тыш, алар Бердәм имтихан уздырылмаган дисциплиналар буенча да өстәмә сынаулар оештыра. Алар дүрттән дә ким булмаска тиеш. Һәр өстәмә сынау 100 баллы шкала белән бәяләнә.
Шулай ук РФ Хөкүмәте тарафыннан ел саен профиль юнәлешендә өстәмә бер имтихан кабул итү хокукы булган вузларның исемлеге раслана. Әлеге исемлек шушы уку йортларында белем алырга теләгән, Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыйган абитуриентлар саныннан чыгып төзелә. Бу очракта бер бюджет урынына югары балл җыйган ике абитуриент туры килергә, профиль предметы буенча күрсәткеч 80 баллдан да кимрәк булмаска тиеш.
2009 елда мондый вузларның саны 24 иде, 2010 елда унбергә калды. Быел исә РФ Хөкүмәтенә раслауга 13 әзерлек юнәлеше (белгечлек) буенча 7 вуз тәкъдим ителгән.
Бу нисбәттән М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына һәм Санкт-Петербург дәүләт университетына ташлама бирелә. Әлеге вузлар, белгечләр әзерләү һәм бакалавриат программалары буенча укырга кабул иткәндә, профиль юнәлешендә бер өстәмә имтиханны мөстәкыйль рәвештә билгели ала.
Билгеле булганча, барлык вузлар һәм урта махсус уку йортлары 2011 елгы кабул итү кагыйдәләре турындагы мәгълүматны 1 февральдән дә соңга калмыйча игълан итәргә тиеш иде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru