“Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары” исемле кулланма дөнья күрде
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясенең дəүлəт органнары кабул иткəн канун нигезендә 9 нчы һəм 11 нче сыйныф укучылары бердəм дəүлəт имтиханын бары тик рус телендə генə тапшырырга тиеш. Саф милли телдə фəннəрне үзлəштерүче баланың бу очракта югары балл җыю мөмкинлеге сизелерлек кими. Мəсəлəн, укучы геометрияне татар телендə үзлəштергəн очракта, күп кенə терминнарның русча укылышын аңламаска мөмкин. Аңлаган очракта да ул, бердəм дəүлəт имтиханы талəплəренə китереп, планиметрик һəм стереометрик мəсьəлəлəрне чишү ысулын рус телендə кирəк дəрəҗəдə язып аңлата алмый. Шулай итеп, укучыга бердəм дəүлəт имтиханына əзерлəнү икелəтə авырая, чөнки мəсьəлəне төгəл чишкəн очракта аны русча тəңгəл итеп аңлатырга кирəк. Тестлар Интернет аша үткəрелүен һəм алар бары тик рус телендə генə булачагын күздə тотканда, əлеге проблеманың əһəмияте тагын да арта. Димəк, фəннəрне татарча үзлəштерүче укучыларны бердəм дəүлəт имтиханын русча тапшыру шартына əзерлəү мөһим бер мəсьəлə булып тора.
Бу эшне җиңелəйтү өчен, “Яз” нәшрияты “Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары” исемле кулланма әзерләде. Белешмəлек ике баганалы таблицалар нигезендə төзелгəн. Аның беренче баганасында татар телендə геометрия буенча төп мəгълүматлар (атамалар, аларның аңлатмалары, төшенчəлəр һəм төп формулалар) бирелгəн. Икенче баганада исə шул мəгълүматларга тəңгəл килгəн русча терминология китерелə.
Китапның авторлары – Ибатуллина Лəлə Зиннəт кызы, Казан шәһәрендәге 155 нче гимназиянең əйдəп баручы укытучысы, Россия Федерациясенең профессиональ белем бирү буенча почётлы хезмəткəре, Нуруллин Риннат Гали улы, Казан дəүлəт энергетика университетының доценты, техник фəннəр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы.
Әлеге кулланма татар телендә белем бирү мөмкинлеген дә саклап кала, 7–11 сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләүдә һәм БДИ тапшыруда зур ярдәмче булып тора.
Китап 140 битле, бәясе - 70 сум. Барлык сораулар буенча +7 919 633-68-51 яисә 8(843) 258-74-75, +7 960 048-74-75 телефоннары яисә rushmin@mail.ru электрон адресы аша “Яз” нәшрияты директоры Миңнуллина Раушания Вагизовнага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.