Китапханәдә - «Шүрәле»
Республика яшүсмерләр китапханәсе «Белем бакчасында» дигән әдәби-музыкаль чара оештырачак. Чара Халыкара туган тел көненә багышлана һәм Татарстанда Тукай елы уңаеннан 18 февральдә узачак. Әдәби-музыкаль бәйрәмдә Г.Тукайның «Шүрәле» китабын тәкъдим итәргә җыеналар. Әлеге китапка кергән «Шүрәле» поэмасы дөньяның 15 теленә тәрҗемә ителгән.
Китапханәдә әсәрнең язылу тарихын бәян итәчәкләр. Кичә барышында «Шүрәле»не рус һәм татар телләрендә генә түгел, ә, француз һәм инглиз телләрендә дә ишетергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә китапханәчеләр.
Чыганак: http://intertat.ru
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы яшүсмерләр китапханәсе 1976 елда оештырыла. Ә инде 1978 елның июнь аенда китап укучылар өчен ишекләрен ача.
Китапханәдә бүген 106 мең данә китап, 160 исемдә газета һәм журнал, 3 700 данә аудио һәм видеокассета, CD-дисклар исәпләнә.