Чүпрәле укучылары Татарстан Президентына татар телендә җырлый торган роботны тәкъдим итте
12 февраль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Чүпрәле муниципаль районына эшлекле визиты кысаларында Иске Чүпрәле 1 нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбендә булды.
Иске Чүпрәле авылындагы мәктәп – Татарстанның иң борынгы уку йортларының берсе. Аңа 1900 елда нигез салынган. 2008 елда заманча җиһазландырылган яңа бина төзелгән.
Мәктәп фойесында Татарстан Президенты рәислегендәге делегацияне укучылар каршы алды һәм кунакларга татар, рус һәм инглиз телләрендә белемнәрен күрсәтте. Аннары Чүпрәле районы башлыгы Тимур Ногманов республика башлыгына плазма экранда районда мәгариф системасы үсеше программасын тәкъдим итте. Биредә 35 мәктәп эшли, укытучылар һәр 5 ел саен квалификацияләрен күтәрә.
2010 елда 245 педагогка ноутбук бирелгән. Районда укытучыларның 54 проценты “Татарстан Республикасында Электрон мәгариф” мәгълүмати системасында эшли. Моның белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Пемьер-министры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.Никифоровка уку елы ахырына кадәр Чүпрәле районының барлык укытучыларын да ноутбуклар белән тәэмин итүне йөкләде.
Т. Ногманов Татарстан Республикасы Президентына иң кечкенә сыйныф 7 укучыдан тора, дип белдерде. “Бер сыйныфта 2–3 бала белем алса, уку процессын оптимальләштерү хакында уйларга кирәк. Бу очракта өйдә белем бирү системасы нәтиҗәлерәк булырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
“Барс групп” компаниясе вәкиле, үз чиратында, Президентка идарә итү карарлары кабул итүдә ярдәм итәчәк хакимият башлыгы панеле буенча сынау проектын тәкъдим итте. Компания барлык хакимият башлыклары өчен бердәм электрон стандарты эшләргә тәкъдим итә. Хәзерге вакытта республика районнары башлыклары өчен кирәкле мәгълүмат исемлеге формалаштырыла.
Республика башлыгы биология буенча ачык дәрестә булды, аны 2010 елда “Ел укытучысы” район титулын алган югары квалификацияле категорияле укытучы Резидә Җаббарова әзерләгән. Ул 11 сыйныфлар өчен интерактив такта ярдәмендә дәрес алып барды.
Роботларны модельләштерү түгәрәгендә Рөстәм Миңнехановка роботларның 3 комплекты күрсәтелде. Балалар кул белән кагылып китүдән хәрәкәт итә башлый торган “робот-гуманоидлар” мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Робот өстәл өстендә атлап кына калмады, ә кунаклар белән татар телендә исәнләште һәм танылган эстрада җырчысы Салават репертуарындагы җырдан өзек тә башкарды. Шулай ук Татарстан Пезидентына робот-трансформер һәм робот–сайлаучы мөмкинлекләре дә күрсәтелде.
Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы мәктәбендә барлыгы 490 бала белем ала. Алар электрон көндәлектән файдалана, әти–әниләре Интернет аша билгеләрен карый ала. Мәктәптә 53 укытучы эшли, һәркайсы ноутбук белән тәэмин ителгән.
Татарстан Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Н.Никифоров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М.Шакиров һәм башкалар озатып йөрде.
Чыганак: http://prav.tatar.ru/tat