Балигъ булмаган татарстанлыларга карата былтыр олылар 3 меңнән артык җинаять кылган
Балигъ булмаган татарстанлыларга карата былтыр 3 меңнән артык (2009 елда – 3223) җинаять кылынган. Алдагы елдагыдан аеруча бала сәламәтлегенә белә торып авыр зыян салу очраклары күп теркәлгән: 29 очрак (2009 елда – 17), бик нык кыйнаулар – 23 (2009да – 9), саксызлык сәбәпле үлемгә җиткерү очраклары – 6 (алдагы елда – 2). Балаларга карата авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, нигездә, гаилә хәле социаль яктан уңышлы булмаганнарда күп, мондый хәл, әлбәттә, бик борчыта.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында журналистларны җыйган әлеге министрлыкның участок милиция вәкаләтлеләренең һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләренең эшчәнлекләрен тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Лев Гершанов шундый канәгатьсезлек белдерде.
Аның сүзләренчә, андый гаиләләрне үз вакытында ачыклау, балаларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча милиция органнары җинаятьләрне, хокук бозуларны кисәтү чаралары үткәреп торса, шушы эшкә социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрен җәлеп итсә дә, вазгыять катлаулы санала. Мәсәлән, былтыр социаль яктан уңышлы булмаган 3321 гаилә беленеп, хисапка куелган, балаларын тиешле тәрбияләп-карап тотмаган өчен 19681 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган, 788 ата-ананың балаларына карата хокуклары тартып алынган. РФ Җинаять кодексының 156 нчы маддәсе буенча 90 җинаять эше кузгатылган һәм шулар буенча 81 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
Гаиләсендәге хәлгә, җәбер-золымга түзә алмаган малайлар һәм кызлар өеннән чыгып кача, урамда исә теләнеп, анда-монда сугылып, гомумән, сукбайлыкта йөрергә мәҗбүр була. Тора-бара алар законга каршы килгән гамәлләр кыла, үзләре үк җинаять корбанына әйләнә. Тормыш диңгезендә ирекле чайпалганнар күпчелек очракта сәүдә комплексларында, базар, вокзал ише урыннарда бутала, төнлә белән күңел ачу клубларына, Интернет-салоннарга барып төртелә. Балаларны яклау, ата-ананы һәм алар урынына калганнарны, шулай ук вазифаи затларны җаваплылык-тәртипкә тарту максатында, былтыр 14 октябрьда республикада 71 нче закон гамәлгә кертелде, дип искәртте Л.Гершанов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru