Фурсенко: Россиядә тагын 5 меңгә якын мәктәпне ябу кирәк
9 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Россиядәге аз комплектлы мәктәпләрне ябу тәкъдиме белән чыкты. Андый мәктәпләр саны Россиядә 5 меңгә якын икән. "Әлеге мәктәпләрдә укучылар тиешле белем ала алмыйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры килмәгән бу мәктәпләрне ябып, яңа мәктәпләр төзергә кирәк", - дип исәпли министр.
Чыганак: http://rosbalt.ru