Ак чәчәк аткан иҗат (Х.Туфан иҗатын өйрәнү. 11 нче сыйныф)
Гарифҗан абый, сез Хәсән Туфан белән очрашкан-аралашкан кеше. Сезнең шагыйрь белән якыннан танышып китүегез ничек булды?
1970нче еллар ахырында районыбызга иҗади командировка белән өлкән язучыбыз Габдрахман Минский килгән иде, без аның белән өч көн давамында гел бергә булдык. Ул колхозларда печән хәзерләү вакыты иде. Болыннарда, кырларда булдык, анда эшләүчеләр белән аралаштык. Икәүдән-икәү генә калып гапьләшкән вакытларыбыз да булды. Андый вакытларда сүз еш кына әдәбият, шигърият мәсьәләләренә кайта иде. Киткән вакытта Габдрахман абый миннән: «Гарифҗан, син әдәбиятыбызны бик тирәннән беләсәң икән, үзең дә шигырьләр язмыйзыңмы?» - дип "сорады. Аның соравы ничектер миңа якын тәэсир итте һәм мин аңа үземнең шигырьләр дәфтәрен бирдем.
Ул китеп күп тә үтмәде, миңа Хәсән абый Туфан шалтратты, минем шигырьләремне укуын, минем белән очрашырга теләвен әйтте, үзенә чакырды. Билгеле, бу сөйләшү мине тетрәндерде - Хәсән Туфан үзе кунакка чакырсын әле! Мин бик дулкынландым. Без аның фатиренда көн буе сөйләшеп утырдык. Елын хәтерләмим, әмма аның көзгә таба булганы исемдә. Моннан соң, без Хәсән абый белән яңадан ике мәртәбә очраштык. Соңгысында ул инде ничектер хәлсез, сырхау иде.
Бу очрашулар минем күңелемдә гомерем буе онытылмас якты хәтирә булып сакланалар. Ә аның яшел-кара белән вак-вак хәрефләр белән әле гарәп, әле латин, әле рус графикасында фикерләре язылган шигырьләр дәфтәрен минем өчен иң кадерле ядкарь.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ак чәчәк аткан иҗат (Х.Туфан иҗатын өйрәнү. 11 нче сыйныф) | 15.08 KB |