Тукай безнең күңелләрдә (5 – 8 сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль кичә)
Укытучы. Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар, әти-әниләр. Бүген – бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн бүген. Аңа багышланган әдәби-музыкаль кичәбезне башлыйбыз.
Укучы.
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Тирә-якны нурга күмеп,
Шаулап-гөрләп яз килә.
Укучы.
Яз килә җиргә, яз килә,
Җыр, шигырь булып.
Тирә-юньне моңга күмеп,
Тукайлы булып.
Укучы.
Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы,
Бирде сине бу җиһанга,
Әй шагыйрьләр солтаны.
Укучы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына “Аллаһның сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тукай безнең күңелләрдә (5 – 8 сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль кичә) | 14.94 KB |