Аэропортларда голограммалар эшли башлады
2 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Англиянең ике аэропортында - Лутон һәм Манчестер аэропортларында пассажирларга голограммалар хезмәт күрсәтә башлады. Чынлап та, авиация - бик четерекле эш урыны, аэропорт аша көн саен меңләгән кеше уза, һәр очыш алдыннан һәр кешегә тиешле инструктаж үткәрелергә тиеш. Бу җаваплы вазифаны голограммаларга йөкләргә булганнар.
Әлеге "инструкторлар" исемнәре белән дә голография белән бәйле - Холли һәм Грэм (Holly and Graham — hologram). Бу "инструкторлар" кеше рәвешендәге пыяла пластиналардан гыйбарәт, аларга проектордан сурәт төшерелә. Әмма пластинадагы сурәт булуларына карамастан, алар бик югары технологик сыйфатка ия, пассажирлар белән бик дустанә һәм ярдәмчел.