Укучыларының фәнни җәмгыяте тарафыннан оештырылган “Илһам” бәйгесе дәвам итә
31 Jan, 2011 Раил Гатауллин 0
Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сарае Укучыларының фәнни җәмгыяте тарафыннан оештырылган “Илһам” бәйгесе дәвам итә. Анда иҗат белән шөгыльләнүче III-XI сыйныф укучылары катнаша.
Яшь иҗатчылар үз хезмәтләрен приборлар һәм гамәлдәге механизмнар эшләү, макетлар һәм әсбаблар булдыру, әдәби әсәр номинацияләрендә тәкъдим итә алалар.
Конкурсның төп өлеше Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 26 февральдә уза. Анда бәйгенең читтән торып оештырылган этабында иң яхшы дип табылган эшләрне яклау булачак, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр иҗат сарае сайты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru