Казахлар туган телләренә кайталар
Казахстанда туган телләрендә сөйләшүчеләр саны 2017 елда якынча 80%, ә 2020 елда – 95% булыр дип көтелә. Бу турыда Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев үзе үк әйткән.
«Инде бүген үк дәүләт телендә аралашучылар саны күпчелекне тәшкил итә. Һәм бу - безнең бәйсезлекнең зур уңышы. Хәзер безнең бурыч - 2017 елда дәүләт телендә аралашучы казахстанлыларның санын кимендә 80%, ә 2020 елда кимендә 95% итү. Ун елдан соң 100% чыгарылыш укучысы дәүләт телен белергә тиеш. Һәм без бу юнәлештә кулдан килгәннең барысын да эшлибез», – дип белдерә Назарбаев.
Ул, шулай ук, 1991 елда илдә казахларның саны халыкның яртысыннан кимрәк, ә казах телен белүчеләрнең саны тагын да азрак булганын искә төшереп үтте.
Узган елның язында Казахстанда милли бердәмлек доктринасы кабул ителгән булган, ул дәүләт телен өйрәнүне һәр гражданның бурычы буларак билгеләгән. Моннан тыш, Казахстанның мәдәният министрлыгы 2010 елның көзендә 2011-2020 елларга телләр үсеше турында дәүләт программасы проектын тәкъдим иткән булган. Әлеге программа нигезендә казахстанлыларның рус һәм инглиз телләрен өйрәнүләре дә планлаштырылган.