Төркиядә Тукай елы ачыла
Бүген, 25 гыйнварда, ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасының штаб–фатиры урнашкан Әнкара шәһәрендә “Төркиядә Тукай елы” ачыла. Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан һәм Төркия мәдәният министрлары катнаша.
Мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында республиканың күренекле артистлары һәм язучылары бар. Зилә Вәлиева белдергәнчә, Тукай елы уңаеннан май–июнь айларында Төркиядә Габдулла Тукайга багышлап, Казанның опера һәм балет театры куйган “Шагыйрь мәхәббәте” операсының концерт чыгышын тәкъдим итү дә көтелә.
“2011 елда татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан ТӨРЕКСОЙ оешмасына кергән барлык илләр дә бәйрәм чаралары үткәрергә теләк белдерде. Төркиядән тыш, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка төрки телле илләрдә дә быел Тукайны искә алачаклар. Әлеге вакыйга шагыйрьнең иҗатын танытуга зур өлеш кертәчәк. Безнең теләк – Тукайның әсәрләрен бөтен төрки телләрдә дә китап итеп бастырып чыгару, хәзерге вакытта тәрҗемәчеләр тырышып шушы эшне башкара. Быел апрель аенда Казанда үткәреләчәк юбилей вакытында казах, төрек, гарәп телләрендәгеләрен инде кулларыбызга алырбыз дип өметләнәбез”, – диде Зилә Вәлиева.