Читтәге җиңүләр
16 Apr, 2008 Сылу
Күптән түгел Түбән Кама шәһәре укучылары Әзербәйҗанда узган «INEPO-Евразия» исемле халыкара олимпиада дипломантлары булып кайтты.
Татар-төрек лицееның ике укучысы Россия данын саклаучы бердәнбер катнашучылар булган. Үсмерләр анда 3 урынны ала. Җиңүне алар Гаилә елына багышланган web-сайт ясаганга яулыйлар. Халыкара олимпиадада дәрәҗәле урын алырга лицеистларга биология укытучылар Сезер Эрджан ярдәм иткән.
Чыганак: "Татар-информ"