Америка педагогларына укучылары белән Facebook социаль челтәрендә дуслашуны тыйдылар
22 Dec, 2010 Раил Гатауллин 1
АКШның Уэймут шәһәрендә мәктәп директорлары үз педагогларына укучылар белән популяр Facebook социаль челтәрендә дуслашуны тыйдылар. Бары тик дуслашу тыелган, дәрес материалларын тарату, эшлекле сөйләшүләр үз көчендә кала.
Педагогларның укучылар белән онлайн дуслыгы Америкада инде бик күп төрле скандалларга китергән. Кайбер дуслыклар хәтта интим мөнәсәбәтләргә дә күчә икән. The New York Post газетасы октябрь аенда гына да шундый мөнәсәбәтләр өчен өч педагогның эштән азат ителүен хәбәр иткән булган. Бер укытучы үз профилендә укучысы белән үбешеп төшкән фотоны урнаштыра, тикшерү барышында аларның сөяркәләр булулары ачыклана.
Бу сәбәпләрдән Американың Висконсин, Нью-Гэмпшир һәм Огайо штатларында да бу өлкәдә кайбер чикләүләр кертелгән инде.
Фикерләр
Раил Гатауллин
22 Декабрь, 2010 - 08:36
Permalink
Сак булырга кирәк
Безнең Татарстан укытучылары да бу мәкаләгә игътибар итсеннәр, исәпкә алсыннар иде.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин