Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү
Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Шушы максат мине халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Халык педагогикасы – фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру, яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.
Халык педагогикасы – акыллылык, рухи сафлык чишмәсе. Халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларда, күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен халыкны тәрбияләү һәм белем бирү максатларында куллану ысулларын атыйлар.
Татар халык педагогикасында элек-электән укуга зур игътибар бирелгән. Укыган, белемле кешеләрне олылар хөрмәт иткән, татар халкында китапка хөрмәт зур булган.
Халык педагогикасын өйрәнгәндә еш кына безгә башка фәннәргә, бигрәк тә фольклор чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләр аеруча зур әһәмияткә ия. Киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе – мәкальләр.
Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем – сүзнең бизәге, ә мәкаль – сүзнең җиләге”.
Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.
Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү | 29.13 KB |