Россиядәге мәктәп укучылары өлгереш буеча 43 нче урынга төшкән
11 Dec, 2010 Раил Гатауллин 0
Барлыгы 65 ил арасында үткәрелгән әлеге тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Россиянең мәктәп укучылары 43 нче урында (1000 баллык шкала буенча 459 балл). Бу - Халыкара программа (PISA – Programme for International Student Assessment) нәтиҗәләре.
Тикшеренүдә 15 яшьлек балаларның өлгерешен - уку техникасын, математикадан өлгерешен, табигый фәннәрдән белемнәрен сынаганнар.
Иң югары белемле укучылар Шанхайда (Кытай) булуы ачыкланган (556 балл). Лидерлар арасында Финляндия (554 балл), Гонконг (547) һ.б. алга киткән илләр бар. Ә иң түбән баллар Перуда (63 нче урын), Азәрбайҗанда (64 нче урын) һәм Кыргызстанда (65 нче урын).