Рига китап башкаласы булырмы?!
Китап укуны җәелдерү максатыннан Рига шәһәрендә оештырылган чаралар нигезендә Латвия башкаласы "Дөньяның китап башкаласы" титулына лаек булырга мөмкин. Ел да ЮНЕСКО Халыкара нәшерләр ассоцияциясе, Китапханәләр ассоцияцияләренең халыкара федерациясе "Дөньяның китап башкаласы"н билгели. Критерий бер – китап нәшер итү, тарату һәм, әлбәттә, халык арасында укылу иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш. 2008 елның башкаласы итеп Амстердам билгеләнгән. 2009 елда – Бейрут.
ЮНЕСКО штаб-фатирында 2010 елга кандидатлар билгеләнгән инде. Алар - җиде. Шулар арасында Литва башкласы Рига да бар.
Рига тарафыннан китапны популярлаштыру буенча тәкъдим ителгән программа “Дөньяны китап ярдәмендә танып белү” дип атала. Традицион саналган Шигърият көне, төрле укулар белән беррәттән программада күргәзмә, конференцияләр, акцияләр дә каралган.
Чыганак: "Татар-информ"