Казанда Татар яшьләре лидерлары мәктәбе оештырыла
4-8 декабрь көннәрендә Татарстанда Татар яшьләре лидерлары мәктәбе үткәрелә. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте, Республика яшьләр, инновацион һәм профилактика программалары үзәге һәм "Идел" яшьләр үзәге оештыра.
Быел Казанга PR – җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлеше буенча эшләүче яшь лидерлар җыелачак. Чараның төп максаты – төбәктәге татар яшьләр оешмалары лидерларына ярдәм күрсәтү. Оештыручылар үзалдына яшь лидерларны төрле юнәлеш буенча укыту өчен нигез формалаштыру, төрле төбәкләрдән килгән лидерлар өчен тәҗрибә һәм белем алмашу өчен шартлар тудыру бурычын куя.
“Идел” яшьләр үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, мәктәптә Россия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче, төбәкнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге татар яшьләре укыячак. Катнашучыларны кызыклы программа көтә. Алар өчен төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, “түгәрәк өстәл”ләр оештырыла. Аннан битәр, мәктәп кысаларында татар яшьләр оешмаларына методик ярдәм дә күрсәтеләчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru