С.В. Смоленский исемендәге II студент хорлары фестивале
12-22 апрель көннәрендә Казан дәүләт университетында С.В. Смоленский исемендәге II студент хорлары фестивале узачак. Быел фестиваль халыкара статус ала. С.В. Смоленскийның 160 яшьлек юбилейлы елында республикабыз хорлары белән беррәттән АКШ (Boston College High School Concert Choir) һәм Франциядән дә («Choeur de femmes Chantevert de Cesson») хор коллективлары чыгыш ясаячак. Әлеге чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы, Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан оештырыла.
Фестиваль ике этапта узачак. Беренчесе кысаларында (12-13 апрель көнне) II Казан хор универсиадасы узды. Ягъни Татарстан республикасының үзешчән һәм студентлар хоры көч сынашты. 15-22 апрельдә исә С.В. Смоленский исемендәге халыкара хор сәнгате фестивале узачак. Биредә универсиада лауреатлары, Казанның чиркәү хорлары һәм чит ил коллективлары чыгыш ясаячак.
“Шулай ук әлеге чара кысаларында “С.В. Смоленский һәм туган як музыка сәнгате” исемле конференция узачак. Биредә Казан, Санкт-Петербург, Брянск, Чебоксар һәм Россиянең күп кенә башка шәһәрләреннән алдынгы галимнәр, мәдәният белгечләре катнашачак дип көтелә”, - диделәр Казан дәүләт университетының матбугат үзәгендә.