Мәгарифне үстерү институтында Татарстан халыклары тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы курслар уза
29 Nov, 2010 root 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының тарих һәм җәмгыять белеме дисциплиналары кафедрасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен “Татарстан халыклары тарихы һәм мәдәнияты: гомумкешелек кыйммәтләре контексты” дигән проблема буенча белем арттыру курслары оештыра.
Курслар 29 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр – дистанцион, 6 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында лекцияләр рәвешендә узачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru