Инновацияле мәгариф программалары конкурсы
14 Apr, 2008 Сылу
Башлангыч һәм урта һөнәри белем оешмалары арасында инновацияле мәгариф программалары буенча икенче конкурска нәтиҗәләр чыгарылды. Бу чара "Мәгариф" милли проекты кысаларында оештырылган. Конкурс җиңүчеләрен 15 апрельдә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында узачак брифингта атаячаклар.
Брифингта конкурс коммиссиясе рәисе - Андрей Свинаренко, аның урынбасары - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина һәм башкалар катнашачак.
Чыганак: mon.gov.ru