Татфондбанк талантлы 100 авыл баласын үзенең еллык стипендияләре белән бүләкләде
Кичә, 22 ноябрь көнне, "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында "100 талантлы авыл баласы-2010" социаль акциясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Бәйрәм концерт программасы барышында тантаналы рәвештә 100 укучыга банкның пластик карталары тапшырылды. Әлеге пластик карталарга Татфондбанк ел дәвамында ай саен 1 мең сум салып барачак. Стипендиатларны әзерләгән укытучыларга исә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 мең күләмендә премияләр тапшырды.
2010 нчы елда акциядә катнашырга теләк белдереп 450 гариза килгән. Алар арасыннан предмет олимпиадаларында һәм башка интеллектуаль бәйгеләрдә җиңеп килгән иң зирәк, иң талантлы балалар сайлап алынган. Лауреатлар арасында укучы балалар республиканың 43 районыннан да бар.
Укучылар алдында "Татфондбанк" АИКБ Президенты Илдус Мингазетдинов чыгыш ясады:
- Авыл ул Татарстан икътисадының гади бер секторы, азык-төлек җитештерү өлкәсе генә түгел. Безнең әхлак чыганагыбыз, рухи көчебез нәкъ менә авылда. Татфондбанк Татарстан Республикасы икътисады үсеше ягында тора, ягъни кеше капиталы ныгуын да тели. Авылдагы балаларга ярдәм күрсәтеп, без аларның уңышларының ата-аналары өчен генә түгел, җәмгыятебез өчен дә бик мөһим булуын белдерергә телибез.
Лауреатларны шәхсән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та тәбрикләде:
- Авыл җирлегендәге балалар шәһәр балалары белән бер үк шартларда укымасалар да, авылдагы талантларның никадәр күп икәненә карап шаккатырга була. Авыл балаларының максатка омтылучанлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аларга яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирә, - диде ул.
Тантананы алып баруда Мәскәүдән килгән кунак - яшь, әмма инде танылырга өлгергән актриса Елизавета Арзамасова да катнашты. Ул "Папиные дочки" сериалында вундеркинд укучы кыз ролен башкара.
Акцияне мәгълүмати яктан яктыртуга «Республика Татарстан» (генераль мәгълүмати партнер), «Ватаным Татарстан», «Татарстан Яшьләре» газеталары, Татар-информ, Матбугат интернет-басмалары һ.б. массакүләм мәгълүмат чаралары белән беррәттән Белем.ру порталы да өлеш кертте.
Тантанадан күренешләр: