"Медицинаның киләчәге”
14 Apr, 2008 Сылу
13 апрельдә мәктәп укучылары арасында “Медицинаның киләчәге” исемле республикакүләм олимпиадасының дистанцион туры башланды. Чара Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан оештырылган.
Олимпиада ике турда узачак. Беренчесе, он-лайн формасында 11нче сыйныф укучылары арасында химия һәм биология фәннәре буенча үтте инде. Икенчесе, шул ук фәннәрдән Казан дәүләт медицина университеты базасында үтәчәк. Олимпиадада җиңү яулаган кызлар-малайларга алда әйтеп узылган югары уку йортына укырга кергәндә ташламалар эшләнәчәк. Башка абитуриентлар белән бертигез күләмдә балл жыйган очракта, укырга олимпиада җиңүчесе алыначак икән.