Белем.ру кулланучылары өчен зур яңалык!!!
Белем.ру үзенең кулланучыларына тагын да якынайды. Хәзер аңа керү мөмкинлеге ике тапкыр артты. Ничек дисезме?
Порталның тагын бер адресы - "көзгесе" барлыкка килде. Әлеге адресны җыю өчен кириллицаны гына куллану да җитә. Таныштырабыз, порталыбызның көзгесе - БЕЛЕМ.РФ.
Без әлеге домен белән горурланмыйбыз, чөнки кириллица белән язу порталның мөмкинлекләрен Россия Федерациясе киңлекләре белән генә чикли. Порталыбызга исә Россия регионнарыннан гына түгел, бик күп (80 нән артык) башка илләрдән дә керәләр.
Шулай да, статистикага караганда, Россиядә яшәүче күп кулланучылар безнең порталны кириллицада эзли. Сезнең өчен безнең тудырган әлеге мөмкинлек файдага гына булсын, порталыбыз туган телебездә аралашып яши торган мәгърифәтле кешеләрне арттыруын уңышлы дәвам итсен!