АКШта сугыш өчен роботлар җитештерелә башлады
АКШның хәрби-диңгез флоты заказы буенча сугыш өчен роботлар җитештерелә башлаган. Бу турыда мәгълүмат РБК Daily агентлыгыннан алынды.
Octavia дип исемләнгән әлеге робот хәзерге вакытта гади уенчыкка гына охшаган булса да, инде күпкә сәләтле. Тыштан караганда, ул бик мәрхәмәтле "җан иясе"нә тартым. Зур күзле, куллары да бар, аяклары урынына - тәгәрмәчләр.
Шул ук вакытта ул командирның барлык командаларын да диярлек аңларга сәләтле. Команданы ишетмәгән очракта исә ул гаҗәпләнү хисен белдерер һәм ачыклык кертүне сорар. Моннан тыш Octavia кешеләрне, аларның манераларын, үз-үзен тотышларын "профайлларда" истә калдырып бара. Роботның ясалма нейрон челтәре ситуацияне һәм кеше сөйләмен аңларга, сенсорлар һәм видеокамералардан килгән сигналларны тиз арада эшкәртеп тиешле гамәлләр башкарырга мөмкинлек бирә.