Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетлары шәхси укыту программаларына хокук алачак
11 Apr, 2008 Сылу
Тиздән Мәскәү һәм Петербург дәүләт университетлары укыту программаларын үзләре оештыра алачаклар. Моның турында Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко җиткерде.
“Ләкин бу әлеге программалар шунда ук тормышка ашырылачак дигән сүз түгел. Моның эчен методик эшләр башкарырга, озакка сузылган уртак хезмәт куярга кирәк”, – диде ул. Фурсенко сүзләренә караганда, бу Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларына уз дипломнарын булдыруда “беренче этап”.
Чыганак: ИТАР-ТАСС