Рус телендә урта (тулы) гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы
7 Nov, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Мөслим районы Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы
Төп программада 8 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан барысы 175 сәгать үткәрү каралган. Укучыларның белемен һәм әзерлек дәрәҗәсен истә тотып һәм әдәбият дәресләре аерым дәреслек һәм программа буенча укытылганга күрә, 8 нче сыйныфта татар теле өчен 105 сәгать бүлеп алынды. Татар теленнән эш программасы Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. авторлыгында чыккан программага (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.) нигезләнеп төзелде. “Татарстан шәһәрләре”, “Халыкка багышланган гомер”, “Татар әдипләре иҗатыннан” исемле темаларга караган лексик минимум әдәбият дәресләрендә өйрәнү өчен калдырылды.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы | 41.9 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: