Европадан җиңеп кайттылар
6 Nov, 2010 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Македониянең Скопье шәһәрендә үткән Халыкара автомобиль федерациясенең (FIA) Европа мәгариф конкурсында Россия данын яклаган Татарстан командасы алтын медаль яулап кайтты. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы — Казанның 159 нчы лицеенда 6нчы сыйныфта укучылар: Анастасия Попова, Камилә Шәмсетдинова, Булат Төхбәтуллин, Дмитрий Астраханцев — быел Кемерово шәһәрендә узган “Имин тәгәрмәч” Бөтенроссия конкурсында да җиңүгә ирешкән иде. Шуннан соң бу командага FIA Европа мәгариф конкурсында да бәйге тоту хокукы бирелде.
Җиңүчеләрне үзләре укыган лицейда зурлап, тантаналы рәвештә каршы алдылар. Аларны иң әүвәл укытучылары, мәктәп җитәкчеләре, лицейда белем алучы 600 укучы котлады.